Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан халкы мәшгульлегенә ярдәм итү программасы 2021 елга кадәр озайтылгды
Әлеге программаны 2019-2021 елларда финанслау күләме 5 млрд сум тәшкил иткән.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 29 гыйнвар, «Татар-информ», Артур Казанцев). «Татарстан Республикасы халкы мәшгульлегенә ярдәм итү» дәүләт программасын бер елга – 2021 елга кадәр озайттылар. Әлеге программаны финанслау өчен, 2019-2021 елларда федераль бюджеттан 2,7 млрд сум, республика бюджетыннан - 2,3 млрд сум бүлеп бирелгән.
Программага пенсионерларны компьютер грамоталыгына өйрәтү проектын гамәлгә кую керә.
2019 елда «Өлкән буын» закон проекты гамәлгә ашырыла. Аның кысаларында пенсия алды яшендәге гражданнар, балигь булмаган һәм инвалид балалары булган хатын-кызлар өчен профессиональ белем алу мөмкинлеге тудырыла. Программа республикада эшсезләр санын киметүне, шулай ук инвалидларны хезмәт эшчәнлегенә җәлеп итүне төп бурыч итеп куя.
Шулай ук югары уку йортларын тәмамлаучыларны белгечлекләре буенча эш белән тәэмин итү дә мөһим.
Бу карарны 26 гыйнварда Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз