news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан халкы өлкәннәргә күрү сәләтен кайтарырга ярдәм итә

Бүгенге көндә “Дөньяны күрергә ярдәм ит” хәйрия акциясе кысаларында Республика клиник офтальмология хастаханәсендә 6 кеше күзенә операция ясалган

(Казан, 8 декабрь, “Татар-информ”, Ләйсән Әсәдуллина). Татарстанда уза торган “Дөньяны күрергә ярдәм ит” дип исемләнгән хәйрия акциясе кысаларында республикабызда яшәүче, катаракта авыруы булган 22 пенсионерга операция ясалачак. Бүгенге көндә Республика клиник офтальмология хастаханәсендә 6 кеше күзенә операция ясалган инде. Бу турыда бүген “Татар-информ” хәбәрчесенә ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Руфина Голубева хәбәр итте.
Югарыда телгә алган акция октябрь аенда Картлар көненә багышлап старт алган иде. Аның дәвамында аерым физик затлар, ширкәт, оешма хезмәткәрләре мохтаҗ булган һәм 70 яшен тутырган картларга күзләрен дәвалау өчен операция ясауга акча җыйган. Бүгенге көндә “Ак Барс Созидание” хәйрия фонды счетында булган 380 мең сум акчаның 195 меңе операция ясау өчен ясалма интраокуляр линзалар һәм кирәкле материаллар сатып алуга тотылды. Операцияләр 4 декабрьдән 11 декабрьгә кадәр ясалачак. Калган акчаны тагын 20 кешегә күрү сәләтен кайтаруга тоту планлаштырыла.
Руфина Голубева сүзләренә караганда, бер операция 20 мең сумга төшә. Өлкәннәребез өчен бу мөмкинлек бушлай тудырыла. Елга республикабызда катаракта белән авыручыларга 10 меңгә якын операция ясала. Операция күз ясмыгын алып, аның урынына протез куюдан гыйбарәт. Республикабызда катаракта 67 мең 239 кешедә күзәтелә. Узган ел дәүләт заказы буенча хастаханәдә елга 1700 операция ясалган иде. Быел 3600 кешегә күрү сәләтен кайтару планлаштырыла. Хәзерге көндә 3200 кешегә операция ясалган инде. Шул ук вакытта бүген күзләрне дәвалауга 3,5 мең кеше чиратта тора.
“Без акцияне дәвам итәргә уйлыйбыз. Бүген дә акча счетка килеп тора. Татарстан халкы өлкәннәребезне һәрвакыт кайгыртырга тырыша. Акциядә катнашырга теләүчеләр фондка акча җибәреп торса, катаракта авыруы булган картларыбызга бушлай операцияләрне алга таба да үткәрергә уйлыйбыз”, – диде министр урынбасары.
“Дөньяны күрергә ярдәм ит” акциясен хәйрия мәсьәләләре буенча Республика Советы, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм Республика клиник офтальмология хастаханәсе оештыра.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100