Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан халкы квалификацияле психологик ярдәмгә мохтаҗ
Татарстан халкы квалификацияле психологик ярдәмгә мохтаҗ
(Казан, 23 декабрь, «Татар–информ», Наталья Рыбакова). Бүген Алабугада ТР социаль яклау министры Клавдия Новикова рәислегендә үткән әлеге ведомство коллегиясенең күчмә утырышында Алабуга районы мисалында Татарстан халкына социаль–психологик ярдәм күрсәтү системасының үсеш перспективалары турында фикер алышынды.
ТР социаль яклау министры урынбасары Гомәр Гафуров хәбәр итүенчә, бүгенге көндә Татарстан халкы квалификацияле психологик ярдәмгә кискен мохтаҗ. Алабугада халыкка социаль–психологик ярдәм һәм гаилә һәм балалар белән эшләү өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру буенча ике координацион совет төзелгән. Территориаль социаль–психологик хезмәтнең төп буыны – Алабуга социаль–психологик үзәге. Районда үзәк белгечләре эшләгән «Булачак аналар мәктәбе», «Тиздән мәктәпкә», «Озак яшәү» һәм «Profi» программалары уңышлы башкарыла. Алабуга районында укучыларны һәм мәктәпкәчә яшьтәге балаларның педагогик консультациясенә, инвалид балалары булган гаиләләргә һәм өлкән кешеләргә социаль–психологик патронажга зур игътибар бирелә.
Коллегия катнашучылары Алабуганың социаль–психологик хезмәте тәҗрибәсен башка районнарга тәкъдим итәргә дигән карар кабул итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз