news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан халкы Казан телевидениесенең элекке эшчәнлеге белән кызыксына башлаган

“Вести Татарстан”ның шеф-редакторы телевидениене әле дә популяр дип саный.

Татарстан халкы Казан телевидениесенең элекке эшчәнлеге белән кызыксына башлаган
архив

(Казан, 16 август, "Татар-информ", Зилә Мөбәрәкшина). “Вести Татарстан” тапшыруының шеф-редакторы Ольга Дегтяренко Татарстан халкы Казан телевидениесе эшчәнлеге белән актив кызыксына башлавын әйтте. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә студиянең алтмыш еллыгы уңаеннан оештырылган тантаналы бәйрәмендә хәбәр итте.

“Алтмыш ел элек Казан телевидениесендә беренче тапшырулар чыга һәм без ул буынның дәвамчылары. Бүгенге бәйрәм – безнең өчен ветераннар белән аралашу мөмкинлеге, алар икенче шартларда эшләгән, әмма төп принциплар шул ук калган”, - диде ул.

Ольга Дегтяренко сүзләренчә, халык телевидениенең элеккеге эшчәнлеге белән бәйле күп шалтыратулар килгән. “Бу темага багышлап видеороликлар әзерләгән идек. Димәк, телевидение әле дә популяр, без кемгә эшләгәнебезне белеп торабыз, монысы безнең өчен икеләтә шатлык”, - диде ул.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot