news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан халкы җирле үзидарә органнары эшенә бәя бирә ала

Тикшеренү аноним характерда һәм аның нәтиҗәләре муниципалитетлар һәм халыкка хезмәт күрсәтә торган оешмалар эшчәнлеге нәтиҗәлелеген арттыруда тәкъдимнәр эшләү өчен кулланыла.

(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ»). 31 декабрьгә кадәр Татарстан халкы интернетта халыкка хезмәт күрсәтә торган җирле үзидарә органнары һәм учреждениеләр эшчәнлеген бәяли ала. Бу хакта ТР Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Сораштыруга сылтама белән баннерлар «Рәсми Татарстан» дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарының бердәм порталында, Татарстан Хөкүмәте рәсми порталының һәм республика муниципаль берәмлекләре порталының башлангыч битләрендә, шулай ук төбәк Икътисад министрлыгы сайтында урнаштырылган.

Моннан тыш, сораштыруны турыдан-туры https://open.tatarstan.ru/polls/ сылтамасы буенча узарга мөмкин.

Аерым алганда, «транспорт хезмәте күрсәтү сыйфатын, юл өслеген, су, электр һәм газ белән тәэмин итүне оештыру дәрәҗәсен» һәм муниципаль берәмлекләр эшенең башка юнәлешләрен бәяләргә мөмкин.

Тикшеренү аноним характерда һәм аның нәтиҗәләре бары тик муниципалитетлар һәм халыкка хезмәт күрсәтә торган оешмалар эшчәнлеге нәтиҗәлелеген арттыруда тәкъдимнәр эшләү өчен генә кулланылачак.

Сораштыру нәтиҗәләре буенча республика дәрәҗәсендә югарыда телгә алынган структураларның эш нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлдерелгән идарә карарларын эшләү күздә тотыла. 2020 елда сораштыруда 12 меңнән артык татарстанлы катнашкан иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100