Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан халкы фатирларда артык эссе булуга зарлана
Халык җылылык өчен артык акча түләргә теләми, диде министр урынбасары Илдус Насыров.
(Казан, 12 октябрь, “Татар-информ”, Айгөл Шәрипова). Ягып җылыту сезоны башлану белән, Татарстан халкы фатирлары артык эсселәнүгә зарлана башлаган. Бу хакта Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Илдус Насыйров “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә хәбәр итте.
“Күпфатирлы торак йортларга җылылык бирү буенча “кайнар элемтә”гә килгән мөрәҗәгатьләрнең уннан бер өлешен фатирларда артык эссе булу турында зарланулар тәшкил итә. Йортка җылылык бирелә башлау шул ук мизгелдә кирәкле температура булачагын аңлатмый. Фатирдагы һава температурасы көйләнсен өчен 3-8 көн кирәк булырга мөмкин”, – диде ул.
Министр урынбасары әйтүенчә, халык җылылык өчен артык акча түләргә теләми.
“Йортта артык эссе булса, яшәү шартлары начарлана. Әлеге мөрәҗәгатьләр тиз вакыт эчендә ТР Дәүләт торак инспекциясе, идарә компанияләре, министрлык вәкилләре тарафыннан хәл ителә. Йортларда җылы гына түгел, уңайлы да булырга тиеш. Моның өчен без тиешле чаралар күрәбез”, – диде Илдус Насыров.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз