news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан халкы өчен күчемсез милекне рәсмиләштерү мәсьәләләре буенча консультация оештыралар

Бердәм консультация көне – 20 нче ноябрь

(Казан, 19 ноябрь, «Татар-информ»). ТР буенча Росреестр идарәсе күчемсез милекне рәсмиләштерү мәсьәләләре буенча бушлай юридик ярдәм күрсәтү турында хәбәр итә. Бу максаттан ведомство

аңлату чарасы уздыруны оештыра – “Бердәм консультация көне”, аның кысаларында гражданнар һәм юридик затлар күчемсез милекне рәсмиләштерүгә бәйле сорауларны бирә алачак.

Шула ук чарада консультантлар буларак, Кадастр палатасы, Пенсия фонды, Салым хезмәте, Ростехинвентаризация һәм башка дәүләт органнары вәкилләре катнашачак.

“Бердәм консультация көне” республиканың барлык халкы өчен 20 нче ноябрьда була. Казанда чара Идарәнең үзәк офисында (Авангардная урамы, 74, 7 нче подъезд), ТРның муниципаль берәмлекләрендә - Идарәнең җирле бүлекләрендә. Бу хакта ведомство матбугат хезмәте хәбәр итә.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot