Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан халкы быел 138 млрд сумлык ипотека рәсмиләштергән
Гыйнвар-октябрь айларында республикада яшәүчеләр 54,8 мең ипотека кредиты алган – бу 2020 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 11,1 процентка күбрәк.
(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ»).Татарстанлыларның ипотека торак кредитлары портфеле 2021 елның 1 ноябренә 338,2 млрд сум тәшкил иткән, ел башыннан ул 24,8 процентка арткан, дип хәбәр итте ТР буенча Милли банк матбугат хезмәте.
Гыйнвар-октябрь айларында республикада яшәүчеләр 54,8 мең ипотека кредиты алган — бу 2020 елның шул ук чоры белән чагыштырганда 11,1 процентка күбрәк.
«Шул ук чорда бирелгән ипотека күләме 137,9 млрд сумнан артып киткән, үсеш 30,3 процент тәшкил иткән. Әлеге сумма 2020 ел дәвамында бирелгән ипотека кредитлары күләменнән артып китте», — дип искәртә Россия Федерациясе Үзәк банкының Идел-Нократ баш идарәсенең Татарстан бүлеге — Милли банк идарәчесе Марат Шәрифуллин.
Матбугат хезмәтендә билгеләп үтүләренчә, Татарстан заемчылары ипотека буенча дисциплиналы хезмәт күрсәтә. Быел 1 ноябрьгә кичектерелгән бурычлар өлеше ипотека портфеленең гомуми күләменнән 0,4 проценттан азрак (тулаем Россия буенча — 0,6 процентка якын) тәшкил иткән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз