news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан халкы бер елда түләүле медицина хезмәтенә 19 млрд сумнан артык акча тоткан

Уртача алганда, һәр татарстанлы бер елда медицина хезмәте өчен 5013 сум чамасы акча тота.

Татарстан халкы бер елда түләүле медицина хезмәтенә 19 млрд сумнан артык акча тоткан
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ», Валерия Белова). Узган елда Татарстан халкы түләүле медицина хезмәтләренә 19 млрд сумнан артык акча тоткан. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Татарстан буенча Дәүләт статистикасы федераль хезмәтенең территориаль органында сөйләделәр.

«2017 елда Татарстанда яшәүчеләргә 18770,3 млн сумга түләүле медицина хезмәте күрсәтелгән, 2018 елда - 19534,9 млн сумлык булган», - дип хәбәр иттеләр ведомствода.

Дәүләт статистикасы федераль хезмәте элек «Россиядә халыкка түләүле хезмәт күрсәтү» еллык статистик җыентыгын бастырып чыгарган иде. Федераль хезмәт мәгълүматларына караганда, узган ел Россия халкы түләүле медицина хезмәтләренә 677 млрд сум акча тоткан, бу 2017 ел белән чагыштырганда 50 млрд сумга күбрәк.

Узган ел илнең һәр кешесе медицина хезмәтләренә уртача 4615 сум, Татарстанда яшәүчеләр 5013 сум акча тоткан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100