news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан халкы белән Милли үсеш стратегиясен төзү буенча фикер алышу башланды

Фикер алышуның беренче утырышына унбер районнан 82 җәмәгать эшлеклесе җыелды.

Татарстан халкы белән Милли үсеш стратегиясен төзү буенча фикер алышу башланды
Салават Камалетдинов

(Арча, 16 гыйнвар, "Татар-информ", Айдар Әхмәдиев). Бүген Милли үсеш стратегиясе эскизын тулыландыру буенча татар җәмәгатьчелеге белән фикер алышу башланды. Әңгәмә Габдулла Тукай исемендәге Арча педагогия көллиятендә Бөтендөнья татар конгрессының күчмә утырышы вакытында уза.

Җыелышта Балтач, Саба, Кукмара, Әтнә, Биектау, Теләче, Яшел Үзән, Югары Ослан, Мамадыш, Балык Бистәсе һәм Питрәч районнарыннан 82 вәкил катнаша.

Алар арасында - район башкарма комитетлары җитәкчеләре урынбасарлары, Татар конгрессының җирле оешмалар вәкилләре, мәктәп директорлары һәм укытучылары, балалар бакчалары мөдирләре, татар яшьләр оешмалары әгъзалары.

Бу Милли үсеш стратегиясе буенча фикер алышуның беренче утырышы. Киләсе җыелышлар Нурлат, Бөгелмә, Яр Чаллы һәм Буа шәһәрләрендә көтелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100