news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан халкы бүгеннән SMS-пропуск ярдәмендә зиратка бара ала

4нче максат буенча пропускны атнага бер тапкыр алырга мөмкин, ул бер сәгать дәвамында гамәлдә була.

(Казан, 6 май, «Татар-информ»). Бүгенге көннән башлап Татарстанда яшәүчеләрнең зиратка SMS-пропуск сервисы ярдәмендә бару мөмкинлеге барлыкка килде. Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бу максат буенча пропускны атнага бер тапкыр алырга мөмкин, ул бер сәгать дәвамында гамәлдә. Элегрәк исемлектәге 4нче номерлы максатта «җирләүләрдә катнашу» күрсәтелгән иде. Үзгәрешләр кертү турында карар 30 апрельдә имзаланды. Исегезгә төшерәбез, зиратларга баруны тыю Татарстанда 11 апрельдән гамәлгә кергән иде.

Цифрлы пропускны онлайн, шәхси кабинет аша https://covid19.tatarstan.ru/ порталында һәм 2590 кыска номерга SMS-хәбәр җибәреп рәсмиләштерергә мөмкин.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100