news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан халкы автомобильләрен теркәү, таныклык алу өчен кабат онлайн языла ала

ЮХИДИ системадасында өзеклекләр бетерелгән.

(Казан, 13 февраль, «Татар-информ», Павел Климчак). Татарстан Дәүләт автоинспекциясе республикада яшәүчеләрнең автомобильләрен теркәү яки машина йөртү таныклыгын алу өчен кабаттан онлайн языла алуларын хәбәр итә.

Системадагы өзеклекләр бетерелгән. Хәзер гражданнарны кабул итү гадәти режимда эшли.

ЮХИДИ әлеге уңайсызлык өчен гафу үтенә һәм тиешле хезмәтне ала алмаган татарстанлыларның бүген һәм алдагы атна дәвамында янә Дәүләт автоинспекциясе бүлекчәләренә мөрәҗәгать итә алуын белдерә. Эш режимы соңгы мөрәҗәгать итүчегә кадәр озайтыла.

Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы автомобильне теркәүгә онлайн язылу белән бәйле техник проблемалар булуы турында хәбәр иткән иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot