Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан халкы 2020 елгы Бөтенроссия халык санын алу символын сайлауда катнаша ала
Кеше, хайван, үсемлек, җансыз предмет кебек объектлар талисман булырга мөмкин.
(Казан, 15 гыйнвар, «Татар-информ»). Татарстан халкы 2020 елгы Бөтенроссия халык санын алу талисманын сайлап алу буенча илкүләм конкурста катнаша ала. Бу хакта Татарстан Республикасы федераль дәүләт статистикасы хезмәте («Татарстанстат») хәбәр итә.
Кеше, хайван, үсемлек, җансыз предмет – теләсә кайсы объект символ булырга мөмкин. 2010 елдагы халык санын алу талисманы - Бөтенроссия халык санын алу эмблемасы төшерелгән футболка кигән күңелле малай иде.
Инде булган персонажларның элементларын күчереп алу тыела. Әмма катнашучылар Бөтенроссия халык санын алу -2020 рәсми символикасын куллана ала. Эшләр 10 февральгә кадәр (Мәскәү вакыты буенча 12: 00 сәгатькә кадәр) кабул ителәчәк. Конкурста 18 яшькә җиткән гражданнар катнаша ала. Аларга Бөтенроссия халык санын алу - 2020 (www.strana2020.ru) сайтында теркәлергә, махсус форманы тутырырга, эшкә сылтаманы күрсәтергә кирәк булачак.
Конкурсантлар үз эшләрен (бер кешедән өчтән артык эш булмаска тиеш) Instagram битләрендә урнаштырырга һәм аларны strana2020 актив сылтама һәм халык санын алу # талисманы хештегы белән билгеләргә тиеш. Катнашучыларның профильләре барлык кулланучылар өчен дә ачык булу шарт. Эшләр.png яки.jpeg форматларында башкарыла.
Конкурсның җиңүчесе ике этапта билгеләнәчәк. Интернет-тавыш бирү Бөтенроссия халык санын алу-2020 сайтында эшләрне кабул итү тәмамланган көнне башлана. Шорт-листка Instagram битендә иң күп лайк җыйган эшләр эләгәчәк. Икенче этапта эшләрне жюри әгъзалары бәяләячәк.
Нәтиҗәләр 2020 елның 28 февраленнән дә соңга калмыйча социаль челтәрдәге Бөтенроссия халык санын алу-2020 сайтында һәм рәсми битләрендә басылачак. Конкурс буенча мәгълүматны talisman@strana2020.ru адресына язып, ачыкларга була.
Элегрәк хәбәр ителгәнчә, Россия федераль дәүләт статистикасы хезмәте 2020 елның 1 октябреннән 31 октябренә кадәр узачак Бөтенроссия халык санын алу-2020 рәсми планын тәкъдим иткән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз