Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан халкы 1 февральдән Ерак Көнчыгыш гектарына гариза бирә ала
Росреестр бу максатта Татарстанда дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү күпфункцияле үзәге белән килешү төзегән.
(Казан, 26 гыйнвар, “Татар-информ”). Татарстан халкы “Ерак Көнчыгыш гектары”на гариза бирә ала, дип хәбәр итә Федераль дәүләт теркәве, кадастра һәм картография хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте. Моның өчен Росреестр “Татарстанда дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү күпфункцияле үзәге” дәүләт бюджет учреждениесе белән, Россия гражданнарыннан Ерак Көнчыгышта җир кишәрлеген бушлай файдалануга алу өчен гаризалар кабул итү турында килешү төзегән.
2017 елның 1 февраленнән әлеге күпфункцияле үзәк гражданнардан мөрәҗәгатьләр кабул итә башлаячак һәм "Надальнийвосток.рф" сайты аша “Ерак Көнчыгышка” федераль мәгълүмат системасы ярдәмендә гаризалар тутырырга булышачак.
Россиядә 2016 елның 1 июнендә гамәлгә кергән закон буенча, Россиядә һәр гражданның бер тапкыр Ерак Көнчыгыштан бушлай файдалануга бер гектар җир алырга хакы бар. Ул җир биш елга бирелә, әгәр шул вакыт эчендә анда эшчәнлек алып барылса, аны арендага яки бушлай шәхси милкең итеп алырга була. 2016 елның 1 октябреннән Ерак Көнчыгышта яшәүчеләр үз субъектларында беренчеләрдән шундый җирләрне алу хокукына ия булган иде. Ә 2017 елның 1 февраленнән Россиянең башка субъектларында яшәүчеләр дә җиргә дәгъва итә ала.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз