news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан хакимияте социаль бизнеска 500 мең сумга кадәр субсидия бирәчәк

Акчаны республикада эшләүче һәм салымнар буенча бурычлары булмаган бизнес вәкилләре алырга мөмкин. 

(Казан, 13 октябрь, «Татар-информ», Светлана Лаврентьева). Социаль эшмәкәрләр 100 меңнән 500 мең сумга кадәр субсидия алачак. 

«Социаль эшмәкәрләргә 500 мең сумга кадәр субсидия бирү тәртибе билгеләнгән Татарстан хөкүмәте карары имзаланды», диелә Татарстан бизнес-омбудсмены матбугат хезмәте хәбәрендә. 

Ведомство мәгълүматы буенча, грантлар проектларны гамәлгә ашыруга биреләчәк, шул исәптән торак булмаган биналарны арендалау яки ремонтлау, оргтехниканы арендалау, инженерлык инфраструктурасына тоташтыру һ.б.

Акчаны республикада эшләүче һәм салымнар буенча бурычлары булмаган бизнес вәкилләре алырга мөмкин. 

«Социаль эшмәкәрлек өчен грант ярдәме бик мөһим, бизнес моны күптән көтте», — диделәр Татарстан бизнес-омбудсмены матбугат хезмәтендә. 



news_right_1
news_right_2
news_bot