news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан хакимият вәкилләре Иделдәге канунсыз браконьер корылмаларын сүтүгә керешкән

Спас районында приставлар ике агач, ике кирпеч һәм тимердән әйләндереп алган бер йортны юк иткән.

(Казан, 25 октябрь, «Татар-информ»). Спас районында суд карары буенча приставлар Идел утрауларындагы канунсыз браконьер корылмаларын сүтә башлады. Бу хакта Россия Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсенннән хәбәр иттеләр.

Рөхсәтсез төзелгән балыкчы йортлары елгада зур булмаган утраучыкларда урнашкан. Биналарның адреслары юк, бары тик координаталары гына бар. Объектларга су буенча гына барып була. Суд приставларына махсус су навигаторы кулланырга туры килгән.

Биналар арасында ике агач, ике кирпеч һәм тимердән әйләндереп алган бер йорт бар. Аларда браконьерлар үзләренең кирәк-яракларын һәм тотылган балыкларын саклаган. Барлык биш объект та сүтелгән, ә калдыклар чыгарылган. Әлеге юнәлештә эшне дәвам итттерәчәкләр. 

news_right_1
news_right_2
news_bot