news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Татарстан хаҗиларының беренче төркеме Мәккәдә гомрә кылды

Мөхәммәд с.г.в.нең сахих (дөрес) хәдисендә: “Ике гомрә арасында кылынган гөнаһларны бетерә, ә дөрес кылынган хаҗ өчен бүләк - җәннәт”, - дип китерелә

(Казан, 12 ноябрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Татарстаннан Согуд Гарәбстанына юл алган хаҗиларның беренче төркеме, изге урыннарга барып җитеп, Мәккә шәһәрендә гомрә кылды.

Гомрә – ул Кагъбә янына барып, аны әйләнеп чыгу, Сафа һәм Мәрва калкулыклары арасын үтү (ирләр – йөгереп, хатын-кызлар атлап уза). Мөхәммәд с.г.в.нең сахих (дөрес) хәдисендә: “Ике гомрә арасында кылынган гөнаһларны бетерә, ә дөрес кылынган хаҗ өчен бүләк - җәннәт”, - дип китерелә. Бу хакта “Идел-хаҗ” төбәкара хаҗилар мәркәзе матбугат үзәге хәбәр итә.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_bot_970_100