Татарстан хаҗиларының беренче төркеме кайта
Алар хәзер Мәдинә шәһәренә җыйналган
(Казан, 16 октябрь. “Татар-информ”). Иртәгә Мәдинә шәһәреннән Казанга туры рейс белән Татарстан хаҗиларының беренче төркеме кайта. 220 хаҗи “Казан” халыкара аэропортына сәгать 12.50дә кайтып җитәр дип көтелә.
Хаҗ гамәлләрен кылган барлык хаҗилар Мәдинә шәһәренә җыелган һәм Казанга очар вакытларын көтә. Алар Мәдинәдә ял итәргә, экскурсияләрдә йөрергә өлгергән һәм Пәйгамбәр (с.г.в.) мәчетендә булган. ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, әлеге мәчет кунакханәдән 500 метрлап ераклыкта гына урнашканлыктан, хаҗилар бөтен намазга да диярлек шунда йөргән.
“ДУМ РТ ХАДЖ” программасын оештыручылар быелгы хаҗ сәфәренең уңышлы үтүе хакында хәбәр итә. Быел, мәгълүм булганча, мөселманнар “Хаҗ Әкбәр” хаҗын үти алды. Гарәфә көне җомгага туры килгән көндә кылынган хаҗ гыйбадәте шулай атала.