news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан хаҗиларының беренче төркеме 5 ноябрьдә юлга кузгала

Быел хаҗ үзе 26-30 ноябрь көннәрендә булачак. Хаҗилар башта барып урнаша, аннан гомрә (кече хаҗ) кылалар, мәчеттә намаз укыйлар

(Казан, 4 ноябрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Иртәгә – 5 ноябрьдә Татарстан хаҗиларының беренче төркеме хаҗ кылу өчен изге җирләргә – Мәккә һәм Мәдинә шәһәрләренә бару өчен юлга кузгала. “Идел-хаҗ” хаҗилар үзәгендә хәбәр иткәнчә, 46 мөселман Татарстан авиалинияләре белән китә. Гомумән алганда, быел “Идел-хаҗ” хаҗилар үзәгенә 4 мең квота бирелгән иде.

“Юлда бару уңайлыкларына килгәндә, “Төрек һава юллары” безгә бик яхшы урыннар бирде. Быел 14 көннән алып 38 көнгә кадәр хаҗга бару мөмкинлеге бар. Казан, Мәскәү, Екатеринбург, Ростов, Санкт-Петербург, Уфадан Мәдинә, Җиддә аэропортына очу мөмкинлеге бирелә”, - дип белдерде “Идел-хаҗ” хаҗилар үзәге генераль директоры, ТР Мөселманнары диния нәзарәте рәисе урынбасары Аяз хәзрәт Мингалиев.

Татарстан Хөкүмәте быел, хаҗ кылучыларга хезмәт күрсәтү өчен, төрле белгечлекләр буенча эшләүче 7 табиб бирде. Шулай ук прививкалар белән дә тәэмин иттеләр. Менингитка һәм дифтериягә каршы прививка ясалды һәм, саклык чарасы буларак, сезонлы гриппка каршы прививка өстәлде. Чөнки Согуд Гарәбстаны сезонлы гриппка каршы прививка ясатуны таләп итеп куйды.

Быел хаҗ үзе 26-30 ноябрь көннәрендә булачак. Хаҗилар башта барып урнаша, аннан гомрә (кече хаҗ) кылалар, мәчеттә намаз укыйлар. Пәйгамбәребез: “Кем дә кем Харам мәчетендә намаз кыла икән, ул аның өчен, гадәти мәчеттә укыганга караганда, 100 мең мәртәбә күбрәк савап ала”, - дип әйтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100