Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан хаҗиларының беренче төркеме 10 ноябрьдә юлга кузгала
Хаҗ кылырга самолетта бару уртача 90 мең сумга төшә, катнаш тур 10 мең сумга арзанрак
(Казан, 18 июль, «Татар-информ», Фәрит Шаһидуллин). Хаҗга баручыларның беренче партиясе 2008 елның 10-11 ноябрендә китә. Хаҗ кылырга самолетта бару уртача 90 мең сумга төшә, катнаш тур 10 мең сумга арзанрак. Мондый якынча фаразлаулар Зәй районының Үзәк мәчетендә үткән ТР Хаҗилары клубы утырышында китерелде.
Татарстан мөфтие Госман хәзрәт Исхакый рәислегендәге иҗтимагый оешма әгъзаларының формаль булмаган утырышы белән бергә “Идел-хаҗ” төбәкара хаҗ кылу үзәге җыелышы да үтте. ТР мөселманнарының Диния нәзарәте каршындагы хаҗ кылу мәсьәләләре буенча мөфти урынбасары Аяз Мингалиев хаҗ кылуның хакы арту ягулык бәясенең күтәрелүенә бәйле булуын билгеләп үтте. Моннан тыш, быел Мәккәнең Кәгъбә мәчетендә реконструкция үткәрү вакытында 1,5 меңнән артык кунакханә җимерелгән. Ә бу, үз чиратында, Мөхәммәд пәйгамбәр туган шәһәрдә торакка бәянең 2 тапкыр артуына китерде.
Быел хаҗ кылучыларга беренче тапкыр юл биштәрләре бирәчәкләр. Искә төшереп үтәбез, узган ел көпчәкле чемоданнар бирелгән иде, алар төрле уңайсызлыклар тудырган. Биштәр эченә салынган әйберләр җыелмасы әлегә сер булып кала.
ТР Хаҗилар клубы рәисе, Казан шәһәре Думасы депутаты Фәрит Мифтахов билгеләп үткәнчә, киләсе утырыш Согуд Гарәбстанының Мәккә шәһәрендә үтәчәк. Мөселманнарның күбесе Рамазан аенда хаҗга бару теләген белдергән, быел ул 1 сентябрьдә башланачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз