news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан хаҗиларының ахыргы төркеме Казанга 17 декабрьдә кайта

Узган атна ахырында 134 кешедән торган өч төркем кайтса, 7 декабрьдә Истанбул-Казан рейсы белән тагын 46 хаҗи туган җиргә аяк басты

(Казан, 8 декабрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). “Казан” халыкара аэропорты көн саен диярлек Изге җирләрдән кайтучы хаҗиларны каршы ала. Узган атна ахырында 134 кешедән торган өч төркем кайтса, 7 декабрьдә Истанбул-Казан рейсы белән тагын 46 хаҗи туган җиргә аяк басты.

Башка еллар белән чагыштырганда, быел хаҗ кылу йолалары тынычрак узды. ТР мөфтиенең Хаҗ һәм Гомрә буенча урынбасары, Татарстан хаҗ миссиясе җитәкчесе Аяз хәзрәт Мингалиев сүзләренчә, безнең хаҗилар су басудан зыян күрмәгән. Яңгыр булуга карамастан, барлык йолалар да гадәттән тыш хәлләрсез башкарылган. Барлык хаҗиларны вакцинацияләү файдага киткән. Алар, бик нык аруга карамастан, үзләрен яхшы хис итә, татарстанлылар арасында салкын тиеп яки грипп белән авыручылар юк.

“Идел-хаҗ” төбәкара хаҗ мәркәзе матубгат хезмәте хәбәр иткәнчә, Татарстан хаҗиларының ахыргы төркеме Казанга 17 декабрьдә Мәскәү вакыты белән кичке сәгать 4 туларга 20 минутта кайтып җитә.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100