news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан хаҗиларына төрле мәзһәбләрдә хаҗ кылу үзенчәлекләрен аңлаттылар

Галимнәр әйтүенчә, барлык мәзһәбләр дә, нигездә, Әбү Хәнифә күрсәтмәләре буенча эшли.

(Мәккә, 24 август, “Татар-информ”, Шамил Садыйков). Мәккә кунакханәсендә хаҗиларга дин дәресләре бирелде. Галиев мәчете имам-хатыйбы Тимур Юлдашев “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә Хәнәфи мәзһәбе буенча хаҗ кылуның үзенчәлекләре турында сөйләде.

“Бу бер көн эчендә генә аңлата торган нәрсә түгел ул, хаҗның нәрсә икәнен аңлар өчен кешеләр еллар буе укый”, – диде ул.

Тимур Юлдашев әйтүенчә, гыйбадәттә аерма юк, барлык галимнәр, бөтен мәзһәбләр дә Әбү Хәнифә күрсәтмәләре буенча эшли. “Бик игътибарлы булырга кирәкле әйберләр бар, мәсәлән, җәмәратнең өченче көненә бөтенесе дә бармый, ә Әбү Хәнифә, барырга кирәк, ди. Чөнки һәр ыргытылган таш өчен гөнаһлар кичерелә, моның өчен Аллаһ Тәгалә бик зур гөнаһларны кичерә. Ләкин аны да кешене бәреп үтерерлек итеп атарга кирәкми, акрын гына атарга кирәк. Ашыгырга ярамый, гөнаһымны бетерәм дип, башка кешене гөнаһлы итәргә мөмкинсең. Вакыт булса, дүрт рәкәгать намазны да укырга ярый, икене дә мөмкин”, – диде ул.

Хаҗиларга дин дәресләрендә әйтелгәнчә, Хәнәфи мәзһәбе буенча кешенең хаҗ кылу өчен бөтен шартлары да бар икән, ул шушы ук елда хаҗ сәфәренә барырга тиеш. Шәфигый мәзһәбе буенча хаҗ кылырга башка елда барсаң да ярый.

Хәнәфиләрдә Гомрә (кече Хаҗ) сөннәт булып санала, ә шәфигыйләрдә – фарыз. Хәнәфиләрдә тәваф вакытында кием, тәннең саф булуы шарт түгел, ә шәфигый мәзһәбендә Тәваф кылу өчен төп шарт булып тора.

2-4 рәкәгатьле тәваф хәнәфиләрдә һәм мәлики мәзһәбендә вәҗиб санала, ә шәфигый һәм хәнбәли мәзһәбендә сөннәт буларак кабул ителә.

Мина үзәнлегендә 5 төн куну хәнәфи мәзһәбендә – сөннәт, хәнбәли мәзһәбндә – вәҗиб. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100