news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан хаҗилары өстәмә гомрә кыла

Бәйрәм көннәрендә мәчеткә баручы автобуслар туктатылып торган иде. Гомумән, кайбер урамнар транспорт хәрәкәте өчен ябылды.

Татарстан хаҗилары өстәмә гомрә кыла
dumrt.ru

(Казан, 15 август,  "Татар-информ"). Бу көннәрдә Татарстан хаҗилары, Мәккәдә булган буш вакыттан һәм мөмкинлектән файдаланып, өстәмә гомрә кыла. Бу хакта Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

Хаҗ алдыннан гомрә кылганда хаҗилар Микат дип аталган урынга җиткәнче ихрамга кергән булсалар, хәзер Мәккә җирлегендә булган кешегә ихрамга керү тәртибе бераз башкача. Моның өчен хаҗилар кунакханәләрдә госел алып, чиста ихрамнарын киеп Гаишә анабыз (р.г.) мәчетенә бара, мәчеткә кереп гомрә кылырга ниятли, ике рәкәгать намаз укый һәм Әл-Хәрәм мәчетенә юнәлә.

Башка гамәл-гыйбадәтләр исә хаҗ алдыннан башкарылган гомрәдәге кебек үк: тәваф кылу (Кәгъбәтуллаһны 7 тапкыр әйләнеп чыгу), сәгый кылу (Сафа белән Мәрва таучыклары арасын 7 тапкыр үтү) һәм чәчне алдырып яисә кыскартып, ихрамнан чыгу.

Өстәмә гомрәне үтәргә хаҗилар төркем җитәкчеләре белән бармый, чөнки хәзер хаҗи-хаҗияләр әлеге йолаларны ничек башкарырга кирәклеген биш бармаклары кебек белә.

Моннан тыш, хаҗилар арасында Әл-Хәрәм мәчетенә тәваф кылырга, фарыз намазларны укырга йөрүчеләр дә күп.

Бәйрәм көннәрендә мәчеткә баручы автобуслар туктатылып торган иде. Гомумән, кайбер урамнар транспорт хәрәкәте өчен ябылды. Хәрәм мәчетенә җәяү яки такси белән барып булды.

Ә менә бүгенге төннән янә трансфер эшли башлады: хаҗилар хәзер иртәнге намазга да автобуслар белән планетабызның иң төп мәчетенә бара ала. Ә кемнәр намазны кунакханәләрдә укый – алар өчен дә сөенеч: намаздан соң ук төркем җитәкчеләре алып барган вәгазьләрдә катнашу мөмкинлеге бар.

Вәгазьләрне Ютазы районы мөхтәсибе Марат хәзрәт Мәрданшин һәм Лениногорск районы мөхтәсибе Исмәгыйль хәзрәт Сингатуллин алып бара. Дин әһелләре Пәйгамбәребезнең ﷺ күркәм әхлагы, әти-әнине хөрмәт итү һәм догада булу, кардәшлек хакы, күршелек әдәбе хакында нәсыйхәт сүзләрен җиткерә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100