news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан хаҗилары шайтанны гәүдәләндергән баганаларга таш ыргыту йоласын башкарды

Ташлар ыргыткач һәм корбан чалганнан соң, хаҗилар янә Мәккәгә юл тотачак.

(Мәккә, 1 сентябрь, «Татар-информ»). Согуд Гарәбстанындагы Татарстан хаҗилары шайтанны гәүдәләндергән баганаларга таш ыргыту йоласын башкарды.
 
Ташлар ыргыткач һәм корбан чалганнан соң, хаҗилар чәчләрен кырдырып, гадәти киемнәр киячәк. Шуннан соң Мәккәгә барып, тәваф кылачак. Ул Мәккә шәһәрендәге әл-Хәрам мәчетендә булу, билгеле бер кагыйдәләр нигезендә Кәгъбәне әйләнеп чыгу, Сафа һәм Мәрва таулары арасындагы юлны «буйсындыру»дан гыйбарәт. 
 
Шунысын да искәртик: Мина үзәнендә тәүлек әйләнәсе Татарстанның медицина пункты эшли, анда безнең һәр хаҗи мөрәҗәгать итә ала. Биредә 12 табиб, терапевт һәм кардиологлар хезмәт күрсәтә.
 
Быел Мәккәгә бөтен дөньядан рекордлы сандагы хаҗиларның килүе көтелә. Әгәр 2016 елда мөселманнар өчен изге саналган урыннарда 1,8 миллионга якын хаҗи булса, быел аларның саны 3,5 миллионнан артып китәчәк.
 
Мина үзәнендә Гарәфәт тавы һәм Мәккә шәһәре арасында дөньядагы иң зур палаткалы шәһәрчек урнашкан. Лагерь хаҗиларның гражданлыгына бәйле рәвештә зоналарга бүленгән. Быел Россия зонасында 23 500 кеше яшәячәк. Шуларның 1 700е – Татарстаннан.
 
 
 
 
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100