news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан хаҗилары Мина үзәнлегенә күченде

10 августта Хаҗның мөһим өлеше – Гарафәт көне узачак.

Татарстан хаҗилары Мина үзәнлегенә күченде
Шамиль Садыков

(Казан, 9 август, "Татар-информ"). Бүген Татарстанның 1800 хаҗие кабат ихрам хәленә кереп, берничә автобуста Мәккә шәһәренең өч кунакханәсеннән Мина үзәнлегендәге палаткалы шәһәрчеккә килде. Хаҗилар бүген иртәнге намазга кадәр үк чатырларга урнашты һәм алар көн дәвамында шушы палаткаларда булачаклар. Бу турыда Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

Иртәгә ахшам намазына кадәр Гарәфәт үзәнлегендә булачак, аннары Мөздәлифә үзәнлегендә ачык һавада төн уздырачаклар. Алга таба Зөлхиҗҗә аеның 10-12 нче көннәрен янәдән Мина үзәнлегендәге палаткаларда үткәрәчәкләр.

Иртәгә, 10 августта Хаҗның мөһим өлеше – Гарафәт көне узачак. Таң вакытында хаҗилар Гарәфәт үзәнлегенә киләчәк. Гарафәт көнен дога һәм тәүбәдә үткәрү – хаҗның фарыз өлеше.

11 августта, Корбан бәйрәмендә, хаҗилар, янәдән Минага кайтып, шайтанны символлаштыручы Җәмәрат дигән зур баганага таш атачак. Шуннан соң хаҗилар исеменнән корбан чалачаклар, аннары алар чәчләрен алдырып, ихрам халәтеннән чыгачак.

Мина чатырларында хаҗиларыбыз үзенчәлекле шартларда яши. Биредәге палаткалы шәһәрчеккә юнәлгәндә хаҗилар бары көндәлек кирәк-яракларны, кирәкле даруларны, бозылмый торган ашау-эчү әйберләрен генә алды. Көн дәвамында хаҗиларны кайнар ризык белән ашату каралган. Бүгеннән Минада чатырларда яшәү, аннары Мөздалифәдә ачык һавада төн куну – хаҗ сынауларыннан санала.

Татарстан хаҗилары составында 20 табиб та бар. Аларга һәрдаим тәүлек әйләнәсе мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Хаҗ дәвамында хаҗиларны дәвалау һәм профилактика чаралары күрү өчен Татарстаннан барлыгы 700 кг дару, уколлар, медицина җиһазлары алып киленде, диелә бу хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100