news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан хаҗилары Мәккәгә тулы составта килде
Хаҗиларның барысы да үзләрен яхшы хис итә, алар арасында грипп һәм башка авырулар белән чирләүчеләр юк
Скопировать ссылку
(Казан, 23 ноябрь, “Татар–информ”). Татарстан хаҗилары Мәккәгә тулы составта килде.
Бүген Мәккә шәһәренә хаҗ кылу өчен Татарстан хаҗиларының соңгы төркеме килде. Хәзерге вакытта 47 кешене хастаханәләргә урнаштыралар. Әлеге төркемнең составында ТР мөфтиенең хаҗ һәм гомрә буенча урынбасары, “Идел–хаҗ” Төбәкара хаҗилар үзәге генераль директоры, Татарстанның хаҗ–миссиясе җитәкчесе Аяз Мингалиев та бар.
Согуд Гарәбстанында эшләү буенча генераль директор урынбасары Руслан хәзрәт Таһиров “Идел–хаҗ” Төбәкара хаҗилар үзәге матбугат хезмәтенә хәбәр иткәнчә, хаҗиларның барысы да үзләрен яхшы хис итә, алар арасында грипп һәм башка авырулар белән чирләүчеләр юк.
Искәртеп узабыз, бүген Татарстанның хаҗ–миссиясе хаҗилар белән эшне оештыру буенча тәүге утырышын үткәрә. “Идел–хаҗ” Төбәкара хаҗилар үзәге быел 28 кеше күләмендә хаҗ–миссиясенең составын раслады. Аңа административ хезмәткәрләр, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан расланган табиблар һәм төркемнәрнең кайбер җитәкчеләре керде.
Инде иртәгә үк хаҗилар Мина үзәненә юл тотачак. Мина үзәне – хаҗның ике мөһим йоласын башкару – шайтанга таш ыргыту һәм корбан чалу урыны. Биредә хаҗиларның палаткалы лагерьлары да урнашкан.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2