news_header_bot_970_100
Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан хаҗилары Казанга 5 декабрьдә кайтачак
Бу хаҗилар хаҗга “Мәрҗәни”, “Кол Шәриф” һәм “Кол Шәриф плюс” турлары буенча барган иде
Скопировать ссылку
(Казан, 4 декабрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Изге җирләргә “Идел-хаҗ” хаҗ мәркәзе аша киткән хаҗиларның 134 кешедән торган беренче төркеме Казанга 5 декабрьдә 1:30 (иртәнге сәгать икенче яртыда) кайтачак. Бу хаҗилар хаҗга “Мәрҗәни”, “Кол Шәриф” һәм “Кол Шәриф плюс” турлары буенча барган иде. Бу хакта хаҗ мәркәзе матбугат үзәге хәбәр итә.
Билгеле булганча, “Идел-хаҗ” төбәкара хаҗ мәркәзе аша хаҗга 3500ләп кеше киткән иде. Аларның күпчелеге – Россиянең Татарстанга якын урнашкан төбәкләреннән, 500ләбе – үзебезнең республикадан.
Быел хаҗ миссиясе составына 28 кеше кертелгән иде. Алар арасында административ хезмәткәрләр, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан расланган табиблар, кайбер төркемнәрнең җитәкчеләре бар. Хаҗиларны Камаль Зант, Шәүкәт Әбүбәкеров, Идрис Галәүтдин, Сөләйман Зарипов һәм башкалар озатып йөрде.
Башка еллар белән чагыштырганда, быел хаҗ кылу йолалары тынычрак узган. ТР мөфтиенең Хаҗ һәм Гомрә буенча урынбасары, Татарстан хаҗ миссиясе җитәкчесе Аяз хәзрәт Мингалиев сүзләренчә, безнең хаҗилар су басудан зыян күрмәгән. Яңгыр булуга карамастан, барлык йолалар да гадәттән тыш хәлләрсез башкарылган. Барлык хаҗиларны вакцинацияләү файдага киткән. Алар, бик нык аруга карамастан, үзләрен яхшы хис итә, татарстанлылар арасында салкын тиеп яки грипп белән авыручылар юк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз
autoscroll_news_right_240_400_2