news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Татарстан хаҗилары исән-имин, алар арасында дуңгыз гриппы белән авыручылар юк

Хәзерге вакытта хаҗилар автобусларда Мәккә янындагы Гарәфә тавына килә. Алар, кояш баеганчы, гыйбадәттә һәм догада булачак. Бу йола хаҗның төп йолаларыннан исәпләнә

(Казан, 26 ноябрь, “Татар-информ”, Римма Гатина). Татарстан хаҗилары исән-имин, алар арасында дуңгыз гриппы белән авыручылар юк. Көн яңгырлы булуга карамастан, Мина үзәнлегендәге йолаларны башкарганда гадәттән тыш хәлләр күзәтелмәгән. Бу хакта ТР Мөселманнары диния нәзарәте рәисенең Хаҗ һәм Гомрә буенча урынбасары, Татарстанның Хаҗ миссиясе җитәкчесе Аяз Миңгалиев хәбәр итте.

Хәзерге вакытта хаҗилар автобусларда Мәккә янындагы Гарәфә тавына килә. Алар, кояш баеганчы, гыйбадәттә һәм догада булачак. Бу йола хаҗның төп йолаларыннан исәпләнә. Риваятьләр буенча, нәкъ менә Гарәфә тавында атабыз Адәм белән анабыз Һава очрашкан. Монда ук Пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г.в. соңгы вәгазен сөйләгән Нәмира мәчете дә урнашкан.

Кичке намаздан соң хаҗилар Мүздәлифә үзәнлегенә китәчәк, алар анда иртәгесе көннең таңы атканчы булачак. Корбан бәйрәме, хаҗилар Мина үзәнлегенә кайту белән, иртән башланачак. Бу хакта “Идел-Хаҗ” хаҗ мәркәзе матбугат үзәге хәбәр итә.

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100