news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан «Хәтер бакчасы» халыкара акциясенә кушылачак

Акция кысаларында Бөек Ватан сугышында һәлак булган 27 миллион кешенең һәркайсы хөрмәтенә агач утырту күздә тотыла.

(Казан, 17 март, "Татар-информ"). 18 мартта Россия Федерациясендә Бөек Ватан сугышы елларында Ватан өчен гомерләрен биргән гражданнар истәлеген мәңгеләштерүгә багышланган «Хәтер бакчасы» халыкара акциясе башлана. Татарстан Республикасында акцияне уздыру апрель ахырында планлаштырыла. Бу турыда Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итте.

Чараны РФ Табигать ресурслары һәм экология министрлыгы һәм Федераль урман хуҗалыгы агентлыгы ярдәме белән «Җиңү волонтерлары» россиякүләм иҗтимагый хәрәкәте һәм Җиңү полководецларын искә алу фонды оештыра.

Акция кысаларында герой-шәһәрләрдә, хәрби дан шәһәрләрендә, региональ үзәкләрдә, шәһәр паркларында, скверларда, аллеяларда, шулай ук урман фонды территориясендә агач утырту эшләре уздырылачак. «Хәтер бакчасы» акциясендә 1500 артык урманчылык катнашачак. Бөтен ил буенча һәм якын чит илләрдә хәзер 10 000 тирәсе участок әзерләнгән. Беренче агачларны утырту 18 мартта Севастопольдә узачак, чара 22 июньдә төгәлләнә.

Агач утырту өчен якын урынны рәсми сайттан табарга була: садпамяти2020.рф. Акциядә катнашу өчен сайтка керергә, үз төбәгеңне сайларга, якындагы утырту ноктасына керергә һәм датасын, вакытын һәм элемтәләрен белешергә кирәк. Алга таба билгеләнгән көнгә килеп җитәргә кирәк, барлык инвентарьны оештыручылар бирә.

Әгәр климат шартлары буенча утырту датасы әле билгеләнмәгән булса, сайтта үз электрон адресыңны калдырырга мөмкин, анда сайлап алынган мәйданчыкның алга таба инструкция нигезендә әзер булуы турында хәбәр киләчәк. Шулай ук 16 марттан башлап 8-800-100-94-00 телефон номеры буенча Рослесхозның кайнар линиясе эшли, кызыксындырган барлык мәгълүматларны шуннан да алырга мөмкин.

Утыртылган һәр агач – Ватан өчен фида кылынган гомер символы, мондый корбаннар аша яулап алган тынычлык өчен рәхмәт билгесе, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100