news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан хәрби комиссары Партизаннар һәм яшерен эш алып баручылар көне белән котлады

Туган илне саклаучылар һәм азат итүчеләр батырлыгы турындагы хатирәләрне саклау - безнең изге бурычыбыз

 (Казан, 29 июнь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан хәрби комиссары, генерал-майор Сергей Погодин республикада яшәүчеләрне Партизаннар һәм дошманга каршы яшерен эш алып баручылар көне белән котлады.

"Татарстан Республикасы Хәрби комиссариатының личный составы исеменнән һәм шәхсән үземнән Сезне Партизаннар һәм подпольщиклар көне белән кайнар һәм ихлас котлыйм.

Безнең ил, 1941-1945 елларда Бөек Ватан сугышында совет халкының Җиңүенә сизелерлек өлеш керткән партизаннар һәм яшерен эш алып баручыларны искә алу уңаеннан, бу бәйрәмне чираттагы тапкыр билгеләп үтә. Аларның Җиңүгә керткән өлешләре бәяләп бетергесез. Алар батырлыгының бөеклеге боерык буенча түгел, ә йөрәге һәм намусы кушканга кулларына корал алуда.

Без Җиңү өчен гомерен биргән һәм яшь буынга тыныч киләчәк бүләк иткән Геройларны хөрмәтләп искә алабыз.

Совет халкының фашистларга каршы көрәшүе - безнең әтиләрнең һәм бабайларның батырлык һәм корбанчылык тарихы. Туган җирне саклаучылар һәм азат итүчеләр батырлыгы турындагы хатирәләрне саклау - безнең изге бурычыбыз.

Чын күңелемнән барыгызны да шушы истәлекле дата белән котлыйм. Сезгә ныклы сәламәтлек, озын гомер, бәхет һәм иминлек телим!" - диелгән Татарстан Республикасы хәрби комиссары Сергей Погодин котлавында.

(Гөлүзә Василова тәрҗемәсе)

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100