news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан хәрби комиссары белән Зәй районы башлыгы бәйге турында фикер алышты

Зәй комиссариаты конкурста Татарстан данын Россия күләмендә яклаячак.

Татарстан хәрби комиссары белән Зәй районы башлыгы бәйге турында фикер алышты
zainsk-rt.ru/

(Зәй, 14 февраль, "Татар-информ", "Зәй офыклары", Николай Шамионов). Россиядә хәрби комиссариатларда запастагы гражданнарны исәпкә алу эшчәнлеген иң яхшы оештыру һәм мобилизацияләүне җәелдерүнең иң яхшы базасы буенча смотр-конкурс игълан ителде. Зәй хәрби комиссариаты да әлеге конкурста катнаша. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.

Алай гына да түгел, Зәй комиссариаты конкурста Татарстан данын Россия күләмендә яклаячак.

Аңа әзерлек кысаларында бу көннәрдә Зәйдә Татарстан Республикасы хәрби комиссары Сергей Погодин булып китте. Ул шушы мәсьәлә буенча район башлыгы Разиф Кәримов белән очрашты, район хәрби комиссариатында, шулай ук мобилизация белән бәйле объектларда булды.

news_right_1
news_right_2
news_bot