news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан хәрби хезмәткә әзерләү буенча Кораллы көчләрнең рекордлар китабына кертелгән

Республика алты ел дәвамында гражданнарның хәрби хезмәткә әзерлекләрен югары дәрәҗәдә оештыру өчен РФ субъектлары арасында җиңү яулаган.

Татарстан хәрби хезмәткә әзерләү буенча Кораллы көчләрнең рекордлар китабына кертелгән
Владимир Васильев

(Казан, 20 февраль, “Татар-информ”, Динә Йосыпова). Татарстан гражданнарның хәрби хезмәткә әзерлекләрен югары дәрәҗәдә оештыру өчен РФ субъектлары арасында үткән конкурста алты тапкыр җиңү яулаган өчен сертификат алды. Бу казаныш РФ Кораллы көчләренең рекордлар китабына кертелде. Бу хакта кичә Казан югары танк-команда училищесында үткән брифингта Татарстанның хәрби комиссары Сергей Погодин хәбәр итте.

“Татарстан алты ел дәвамында, ягъни 2012 елдан 2017гә кадәр, гражданнарның хәрби хезмәткә әзерлекләрен югары дәрәҗәдә оештыру өчен, РФ оборона министрының вымпелын яулады. Бу вымпел безгә мәңгегә бирелде. Татарстанның бу казанышы РФ Кораллы көчләренең рекордлар (казанышлар) китабына кертелде”, - диде Сергей Погодин.

Узган елның 26 декабрендә гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләү һәм аларга хәрби-патриотик тәрбия бирү буенча Ведомствоара комиссия утырышында Татарстанга әлеге казанышы өчен тиешле сертификат бирелгән.

  • Әлеге вакытта Татарстан Республикасы 51 хәрби бурычка шефлык итә. Ел саен хәрби хезмәт узу өчен шефка алынган хәрби бурычларга республикадан 2,2 меңнән артык хәрби хезмәткә чакырылучы җибәрелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100