news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан хәрби хезмәткә чакырылыш планын 60 процентка үтәде

Россия Кораллы Көчләренә 3 меңнән артык егет озатылган

(Казан, 13 декабрь, «Татар-информ», Эмма Ситдыйкова). Татарстан хәрби хезмәткә чакырылыш буенча 3 меңнән артык (планда – 5 мең) егетне армия сафларына озатты. Шул рәвешчә, бүгенге көндә хәрби хезмәткә чакырылыш планы 60 процентка үтәлгән. Бу хакта бүген “Татар-информ” агентлыгына Татарстан хәрби комиссариатыннан хәбәр иттеләр.
Егетләрнең күбесе коры җир гаскәрләренә, Хәрби-диңгез флотына, Стратегик билгеләнүдәге ракета гаскәрләренә һәм Һава-десант гаскәрләренә озатылды. Армиягә алынган 3 меңнән артык егетнең 1,3 меңе – югары һәм урта һөнәри белемгә ия.
Республикада хәрби хезмәткә чакырылыш дәвам итә. Егетләрнең соңгы төркеме декабрь ахырында китәчәк.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot