news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан хәләл продукция үсешен экспорт ярдәмендә тагын да арттырырга планлаштыра

Республиканың хәләл продукциянен Фарсы Култыгы һәм Якын Көнчыгыш илләренә чыгарырга уйлыйлар.

(Казан, 18 февраль, “Татар-информ”). Хәләл продукция базары (ислам кануннары буенча җитештерелгән) Татарстанда елга 10-15 процентка арта бара һәм 100 млрд сумга җиткән. Республика үзен шушы продукция белән тулысынча тәэмин итә. Алга таба үсешне саклап калыр өчен Татарстанда продукцияне Фарсы Култыгы һәм Якын Көнчыгыш илләренә чыгарырга уйлыйлар. Бу хакта “ТАСС” хәбәр итә.

“Базарның уртача үсеше Татарстанда елга 10-15 процентка арта. Шундый ук үсеш 2016-2017 елларда күзәтелә.  Әгәр экспортка сорау булса, алга таба үсеш тагын да күбрәк булачак”, - дип сөйләгән Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте карамагындагы “Хәләл” стандарты буенча комитеты рәисе Марат Низамов.

Бу комитет Татарстанда хәләл продукцияне җитештерүне контрольдә тотуны һәм аны сатуны тормышка ашыра. Ул чит ил базарына чыгу өлкәсендә дә эш алып бара. Аерым алганда, Үзәк Азия республикалары һәм Малайзиядәге охшаш комитетлар белән хезмәттәшлек итү турында килешү төзегән. Моннан тыш, аккредитация алу өчен оешма Фарсы Култыгы дәүләтләре (Берләшкән Гарәб Әмирлекләре, Бәхрәйн, Катар, Согуд Гарәбстаны) белән хезмәттәшлек итә. Аннан башка продукцияне аерым дәүләтнең базарына чыгару мөмкин түгел.

Татарстанда хәләл продукцияне төрле урыннарда сату тормышка ашырылудан тыш, аны мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында да табарга мөмкин. Мәсәлән, Казанда 30 мәктәп һәм 80 балалар бакчасында шундый ашлар тәкъдим ителә. Алга таба комитет аны хастаханәләрдә һәм Россия Җәзаларны үтәү федераль хезмәте учреждениеләрендә булдырырга ниятли. Шулай ук “Аэрофлот” авиакомпаниясе клиентлары да хәләл ризыкка заказ бирә ала.

Хәләл, ислам кануннарына туры китереп җитештерелгән продукциягә бизәнү әйберләре, хушбуйлар һәм синтетик өстәмәләр дә керә. Шулай ук урнаштыру һәм медицина ярдәме күрсәтү дә хәләл була ала. “Әлегә мондый продукциянең гомуми күләмдә тоткан урыны зур түгел – 1 процентка кадәр”, - дип искәрткән Низамов.

Ә менә Россия эре туристлык компанияләренең берсе "НТК Интурист"ның генераль директор урынбасары Сергей Толчин Татарстанда хәләл туризмның үсешенә бөтен мөмкинлекләр бар дип саный. Татарстанга көнчыгыш илләрдән туристлар гадәттә мәдәни, дини ял эзләп килә.

Шулай ук хәләл медицинада да җәелә. "Хәләл" комитеты Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау минитрлыгы белән бергә ислам кануннары буенча медицина ярдәм күрсәтү стандартларын эшләгән һәм керткән. Хәзерге вакытта Балалар республика клиник хастаханәсе һәм МАК клиникасы теләге булганарга хәләл медицина хезмәтен күрсәтә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100