Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан хәләл продукция экспортлауны 1,5 миллион долларга кадәр арттырды
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры сүзләренчә, республика «Хәләл» продукция экспортын үстерү юнәлешендә актив эшли.
(Казан, 9 октябрь, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Татарстан агымдагы елда хәләл продукция экспортын 1,5 миллион долларга кадәр арттырды. Бу хакта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббәров «Алтын көз-2020» Россия агросәнәгать күргәзмәсендә хәбәр итте.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры сүзләренчә, Татарстан «Хәләл» продукциясе экспортын үстерү юнәлешендә актив эшли. «Ел башыннан әлеге юнәлешне үстерүне максат итеп куйдык, стратегия төзедек. Хәзер бу продукциянең экспорты күләме 1,5 миллион доллардан артык сумны тәшкил итә», — дип сөйләде ул.
Республика инвестицияләр һәм новацияләр агросәнәгать үзәге генераль директоры Денис Самодуров сүзләренчә, узган ел белән чагыштырганда, быел хәләл продукция экспорты берничә тапкырга үскән. «Төгәлрәк әйтсәк, биш тапкырга кадәр», — диде ул.
«Бездә экспортка юнәлтелгән 18 компания бар. Әмма хәләл продукция экспортының зур күрсәткечләрен тәэмин итү авыр, чөнки [бу] специфик продуктлар җитештерү. Бу — төгәл эш, һәм ул озак вакытлы үсешкә юнәлтелгән. Моңа карамастан динамика искитмәле. Бу „Хәләл“ продукциясен сертификацияләү, логистика схемасын аңлату, товарларны, барыннан да элек, Фарсы култыгы илләренә һәм башка илләргә экспортлау белән бәйле», — ди Самодуров.
Моңа кадәр «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы Татарстан АПК продукциясен экспортлау планын 63 процентка үтәде, дип хәбәр иткән иде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз