news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Хөкүмәте йортында Россия авиатөзелешенә ярдәм итү турында сөйләштеләр

Очрашуда Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы урынбасары катнашты.

Татарстан Хөкүмәте йортында Россия авиатөзелешенә ярдәм итү турында сөйләштеләр
tatarstan.ru

(Казан, 27 май, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы урынбасары Олег Бочаров һәм «Берләшкән авиатөзелеш корпорациясе» ГАҖ генераль директоры Юрий Слюсарь белән авиация сәнәгатен үстерү мәсьәләләре буенча фикер алышты. Бу хакта республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан Хөкүмәте йортында узган очрашуда Россия авиатөзелешенә ярдәм итү буенча беренче чираттагы чаралар турында сүз барды.

Моннан тыш, очрашуда Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан вице-премьеры — сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов һәм Татарстан Президенты ярдәмчесе Равил Зарипов катнашты.

Татарстан Хөкүмәте йортында Россия авиатөзелешенә ярдәм итү турында сөйләштеләр

news_right_1
news_right_2
news_bot