Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан Хөкүмәте яшәү минимумы күләмен үзгәртте
2019 елның өченче кварталында яшәү минимумы 9 295 сум булды.
(Казан, 30 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда яшәү минимумы күләме үзгәрде. Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин имзалаган Татарстан Министрлар Кабинеты карары хокукый мәгълүматның рәсми порталында чыкты.
2019 елның өченче кварталында яшәү минимумы 9 295 сум булды. Хезмәткә сәләтле гражданнар өчен 9 920 сум булачак, пенсионерлар өчен - 7 604 сум, балалар өчен - 9 228 сум.
Икенче кварталда яшәү минимумы 9 450 сум иде. Хезмәткә яраклы халык өчен бу сумма 10 085 сум тәшкил итә. Пенсионерлар өчен 7 742 сум, балалар өчен 9 373 сум.
- Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, 2020 елда Татарстанда пенсионерның яшәү минимумы күләме 8 232 сум тәшкил итәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз