news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Хөкүмәте вице-премьеры Васил Шәйхразиев Финляндиягә сәфәр кыла

Милли Шура рәисе Финляндиядә яшәүче татарлар белән очрашачак.

(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ»). 26-27 ноябрьдә Милли Шура рәисе, Татарстан Хөкүмәте вице-премьеры Васил Шәйхразиев Финляндиядә сәфәрдә булачак, дип хәбәр ителә Бөтендөнья татар конгрессы сайтында.

Беренче көнне — 26 ноябрьдә ул, Хельсинкидагы мөселман зиратына барып, анда җирләнгән милләттәшләребез рухын зыярәт кылуда катнашачак, соңыннан Финляндия Ислам җәмгыяте вәкилләре белән очрашачак. Шулай ук сәфәр программасында данлыклы Суоменлинна (Suomenlinna) кальгасы белән танышу да каралган.

Икенче көнне Васил Шәйхразиев Рамил Беляевнең «Финляндиянең татар диаспорасы: интеграция һәм милли үз йөзен саклау мәсьәләләре» дигән темага диссертациясен яклау чарасында катнашачак.

Кич белән милләттәшләребез Милли Шура рәисе белән тантаналы кичке аш вакытында аралаша алачаклар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100