news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан хөкүмәте Сочида һәлак булган ир бала гаиләсенә ярдәм күрсәтәчәк

3 августта курорт бистәсе булган Лазаревскоеда әбисе белән ял иткән малай яңгыр сулары чокырына төшеп киткән һәм баткан.

(Казан, 5 август, “Татар-информ”). Татарстан хөкүмәте 3 августта Түбән Камадан Сочида һәлак булган Николай Мальков гаиләсенең кайгысын уртаклаша һәм барлык тиешле ярдәмне күрсәтәчәк. Бу хакта Түбән Кама районы рәсми сайтында хәбәр ителә.

Алдан Түбән Кама мэры Сочида һәлак булган Мальковлар гаиләсенең кайгысын уртаклашуын, шулай ук гаиләгә бар яклап ярдәм күрсәтү турында вәгъдә итүе хәбәр ителгән иде.

Малайның әти-әнисе эшләүче ТАНЕКО һәм НКНХ, завод җитәкчеләре фаҗига кичерүче гаиләгә тиешле ярдәм күрсәтеләчәген вәгъдә итә.

3 августта әбисе белән Лазаревское бистәсендә ял итүче ир бала яңгыр сулары чокырына төшеп киткән һәм баткан. Быел малай 1нче сыйныфка укырга барырга тиеш булган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100