news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Хөкүмәте сайтында Казанга теләктәшлек күрсәтергә өндиләр

Бүген 19.00дә "Россия 1" каналында яңа банкнот символлары өчен туры эфирда тавыш биреп булачак.

(Казан, 7 октябрь, "Татар-информ"). Татарстан Хөкүмәте сайтында 200 һәм 2000 сумлык банкнотлар өчен символларга тавыш бирүнең соңгы этабында Казан өчен теләктәшлек итәргә чакырган баннер пәйда булды.

Баннердагы текстта онлайн-тавыш бирү нәтиҗәләр буенча Казан Кремле һәм Казан университетының төп бинасы сурәтләре белән Татарстан башкаласының лидер-шәһәрләр төркеменә керүе һәм аның яңа купюраларга эләгү өчен бөтен мөмкинлекләре барлыгы әйтелгән.

Бүген "Россия 1" каналында башланачак "Народная банкнота" проекты эфирында 19.00дән 20.00гә кадәр теләгән кешеләр өчен SMS җибәреп үзенә ошаган шәһәр өчен тавыш бирә алачак.

Баннер авторлары SMS-тавыш бирүдә актив катнашып, Казанга җиңәргә булышырга чакыра.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100