Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан Хөкүмәте республикадан читтә татар телен саклау өчен грант игълан итте
Республикадан читтә урнашкан оешмалар һәрберсе 100 мең сум күләмендә биш грант ота алачак.
(Казан, 7 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда «Татарстан Республикасыннан читтә татар телен саклау һәм үстерү буенча җәмәгать оешмаларның инициативаларына һәм белем бирү оешмаларына ярдәм итү» гранты турында игълан иттеләр.
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин шул хакта карарны имзалады.
Грант «2014-2022 елларда Татарстан Республикасының дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасындагы башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында биреләчәк. Һәрберсе 100 мең сум күләмендә биш грант була.
Грант алу өчен Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы оештырган бәйгедә җиңәргә кирәк. Бәйгедә республикадан читтә урнашкан белем бирү һәм җәмәгать оешмалары гына катнаша ала, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз