news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Хөкүмәте республика парламенты утырышында 2018 елдагы эш турында хисап тотачак

Республика парламентының 47нче утырышының көн тәртибенә 24 мәсьәлә кертелгән.

(Казан, 22 апрель, "Татар-информ"). Бүген бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының 47нче утырышы узачак.

Утырышның көн тәртибенә 24 мәсьәлә кертелгән, шул исәптән сигез республика законы проекты, җиде федераль закон проекты һәм РФ субъектларының ике закон чыгару инициативасы.

Утырышның көн тәртибендәге төп мәсьәлә 2018 елда Башкарма хакимият органнары эшчәнлеге нәтиҗәләре турындагы хисапны карау булачак. Хисап Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан кертелгән, аның йөкләмәсе буенча доклад белән республика Премьер-министры Алексей Песошин чыгыш ясаячак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100