Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан Хөкүмәте районнарда инженер челтәрләре ремонтына 15 млн сум чамасы сарыф итәчәк
Инженер челтәрләре капиталь төзелеш идарәсе Буа, Лаеш, Балык Бистәсе һәм Тукай районнарында эш алып барачак.
(Казан, 17 сентябрь, «Татар-информ», Григорий Князев). Татарстан Хөкүмәте 4 районда суүткәргечләргә 14,7 млн сум чамасы сарыф итәчәк. Бу турыда дәүләт сатып алулары сайтында мәгълүмат чыкты.
Буа, Лаеш, Балык Бистәсе һәм Тукай районында эшләр башланган. Шул ук вакытта һәр муниципалитетта эшләр төрле. Буа районында ясалма яктырту челтәрләре төзелеше, Лаеш районында су агызып җибәрү системасы, Балык Бистәсендә су белән тәэмин итү системасын капиталь ремонтлау, Тукай районында басым канализация коллекторын капиталь ремонтлау планлаштырылган.
Бу хезмәтләрне “Татарстан Республикасы Инженер челтәрләрен капиталь ремонтлау һәм энергияне сакчыл куллану технологияләрен үстерү” АҖ башкарачак. Республика бюджетыннан түләнелә торган эшләрне агымдагы елның 1 декабренә кадәр төгәлләргә кирәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз