news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Хөкүмәте рәисе ЗАГС органнары хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәме белән котлады

Быел беренче тапкыр 18 декабрьдә республиканың ЗАГС органнары хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмен билгеләп үтә.

 (Казан, 17 декабрь, "Татар-информ") 18 декабрь  – Татарстанның ЗАГС органнары хезмәткәрләре көне. Татарстан Дәүләт Советы 2016 елның 3 ноябрендә ел саен 18 декабрьне Татарстанның Гражданлык хәле актларын теркәү органнары хезмәткәрләре көне буларак билгеләп үтү турында карар кабул иткән иде. Әлеге тармакта эшләүчеләрне беренче тапкыр һөнәри бәйрәме белән Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков тәбрик итте. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Хөкүмәт рәисенең котлау мөрәҗәгатендә республикадагы һәр бишенче кеше диярлек үзенең гражданлык-хокукый статусын теркәү һәм аны үзгәртү турында ЗАГС органнарына мөрәҗәгать итүе турында әйтелә. Татарстанда гражданлык хәле актларын теркәү өлкәсендә дәүләт хезмәтләрен күрсәтүнең сыйфатын һәм тизлеген арттыруга зур игътибар бирелә. Яңа Никахлашу сарайлары төзелә, ЗАГС органнарының биналары төзекләндерелә, документлар әйләнешендә заманча мәгълүмати технологияләр кертелә. ЗАГС органнары республикада демографияне үстерү сәясәтен алып баруга, гаилә кыйммәтләрен танытуга да өлеш кертә.
 
Һөнәри бәйрәм алдыннан Татарстан Хөкүмәте башлыгы ЗАГС органнары хезмәткәрләренә гаилә бәхете, җаваплы эшләрендә яңа уңышлар теләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100