news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Хөкүмәте һәм “Почта Банк” хезмәттәшлекне үстерү буенча “юл картасын” имзалады

"Хезмәттәшлек турында бу документны имзалау әһәмиятле максатларга ия”, - диде Рөстәм Нигьмәтуллин.

(Казан, 21 ноябрь, “Татар-информ”). Бүген ТР Премьер-министры вазифаларын башкаручы Рөстәм Нигъмәтуллин һәм “Почта Банк” ГАҖ идарәсе рәисе Георгий Горшков Татарстан Хөкүмәте һәм “Почта Банк” арасында хезмәттәшлекне үстерү буенча “юл картасын” имзалады. Бу турыда ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Бүген Татарстанда заманча технологияләр кертелә. Хезмәттәшлек турында бу документны имзалау әһәмиятле максатларга ия. Без синергетик союз буласына ышанабыз”, - дип ассызыклады Рөстәм Нигьмәтуллин.

Документта төп социаль билгеләнештәге проектлар һәм программаларны гамәлгә ашыруда хезмәттәшлекне ныгыту буенча чаралар комплексы каралган.

“Безнең өчен җирле хакимият белән тыгыз хезмәттәшлек итү бик мөһим. Бүгенге “юл картасын” имзалау безнең Татарстан Республикасы Хөкүмәте белән хезмәттәшлекне үстерүдә мөһим адым булып тора, ул узган елда башланган иде”, - диде Георгий Горшков.

Очрашуда ерак һәм кечкенә торак пунктларда яшәүчеләр өчен банк хезмәте күрсәтүне арттыру мәсьәләләре, уртак проектларны гамәлгә ашыру перспективалары  хакында фикер алыштылар.

  • Бүгенге көндә “Почта Банк” республиканың 43 муниципаль районының 93 торак пунктында тәкъдим ителгән, шул исәптән кечкенә авылларда да. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100