Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан Хөкүмәте Мәхмүт Гәрәевның туганнарының кайгысын уртаклаша
Бөек Ватан сугышы ветераны, армия генералы Мәхмүт Гәрәев бүген вафат булды
(Казан, 26 декабрь, «Татар-информ»). Бүген 96 яшендә Бөек Ватан сугышы ветераны, армия генералы, профессор, тарих һәм хәрби фәннәр докторы Мәхмүт Гәрәев вафат булды. Татарстан Хөкүмәте мәрхүмнең туганнары һәм якыннарының кайгысын уртаклаша. Бу турыда Татарстан Президенты Аппаратының матбугат хезмәте хәбәр итте.
Мәхмүт Гәрәев 1941 елның кышында Мәскәүне саклап калган, Ржев янында сугышкан, Европаны азат иткән һәм Ерак Көнчыгышта сугышкан кешеләрнең берсе.
«Аның бар гомере илгә хезмәт итүгә, армиянең хәрби мөмкинлекләрен ныгытуга багышланган иде. Гәрәев төрле хәрби округларда команда һәм штаб вазифаларында хезмәте итте», диелә некрологта.
Гәрәев Бөек Ватан сугышы турында тарихи дөреслекне актив һәм эзлекле яклаучы, ул яшьләрне патриот итеп тәрбияләүгә зур өлеш керткән кеше.
«Гаҗәеп энергия, куелган максатларга омтылыш, идеалларга тугрылык, үз илеңә мәхәббәт Мәхмүт Гәрәевка Россиядә дә, аннан читтә дә зур абруй һәм тирән ихтирам бирде», диелә хәбәрдә.
Кайгы уртаклашуга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин һәм башкалар кушыла.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз