news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Хөкүмәте мәдәниятне үстерү программасын 2025 елга кадәр озайтты

Программаны гамәлгә ашыруга сарыф ителәчәк чыгымнарның гомуми күләме 99,3 миллиард сумнан артып китә.

Татарстан Хөкүмәте мәдәниятне үстерү программасын 2025 елга кадәр озайтты
Илнар Төхбәтов

(Казан, 1 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Хөкүмәте 2022 елга кадәр исәпләнгән республика мәдәниятен үстерү программасын 2025 елга кадәр озайтты. Министрлар Кабинетының шул хактагы карарын ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.

Карарның моннан алдагы редакциясе белән чагыштырганда, программаны республика бюджетыннан финанслау күләме 61,67 миллиард сумнан 95,58 миллиард сумга кадәр арттырыла.

Федераль бюджеттан бүленгән акчаларның күләме дә (2,26 миллиард сумнан 3,8 миллиард сумга кадәр) арта.

Шул рәвешле, программаны гамәлгә ашыруга сарыф ителәчәк чыгымнарның гомуми күләме бер ярым тапкыр артып (башта ул 63,94 миллиард сум иде), 99,38 миллиард сумга җитәчәк.

2019-2022 елларда мәдәниятне үстерүгә каралган чыгымнар да арттырылды. Аерым алганда, 2019 елда алар республика бюджетыннан — 10,23 миллиард, федераль бюджеттан 421,2 миллион сум тәшкил итте, элегрәк исә 7,95 миллиард һәм 92,9 миллион сум күләмендә планлаштырылган иде.

«Татар-информ» агентлыгы Татарстан Хөкүмәтендә 2020-2025 елларга һәм 2030 елга кадәрге чорга исәпләнгән Республика мәдәниятен үстерү стратегиясе хакында фикер алышулары хакында хәбәр иткән иде инде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100