news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Хөкүмәте һәм дәүләт органнары порталларының адреслары үзгәрергә мөмкин

Әлегә алар үзгәрешсез кала

 (Казан, 2 сентябрь, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Татарстан Хөкүмәте һәм дәүләт органнары порталларының адреслары үзгәрергә мөмкин. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов хәбәр итте.

“Әлегә Президент, Татарстан Республикасы Хөкүмәте яки башкарма хакимият порталларының адреслары үзгәртү күздә тотылмый. Әмма киләчәктә бу адреслар үзгәрергә мөмкин”, - диде Роман Шәйхетдинов.

Интернет адреслары үзгәрмәсә дә, ТР Хөкүмәте порталы тышкы кыяфәтен үзгәртте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100