news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Хөкүмәте Казанда Россия-Швейцария эшлекле саммитын үткәрүгә әзерләнә

Татарстан Хөкүмәте Казанда Россия-Швейцария эшлекле саммитын үткәрүгә әзерләнә

(Казан, 5 март, “Татар-информ”). 4 март көнне ТР Министрлар Кабинетында Татарстан Республикасы Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, Цюрих кантонының икътисади үсеш директоры Стефан Кукс һәм чит ил инвестицияләре буенча Швейцария агентлыгы директоры Ф.Хольцганг Казанда дүртенче Россия-Швейцария эшлекле саммитына әзерлек һәм үткәрү мәсьәләләре турында фикер алышты, дип хәбәр итә ТР Министрлар Кабинеты матбугат үзәге.

Искәртеп узабыз, 2007 елның 15 октябрендә Татарстан башкаласында Россия –Швейцария эшлекле саммитын үткәрү турындагы карарны 2006 елның 11-12 декабрендә Цюрихта узган “Бизнес өчен инвестиция мөмкинлекләре һәм хезмәттәшлек перспективалары” форумында Татарстанның икътисади мөмкинлекләрен тәкъдир итүдән соң Швейцария ягы кабул иткән иде.

ТР сәүдә һәм тышкы икътисади хезмәттәшлек министры Хафиз Салихов хәбәр иткәнчә, кичә Швейцария ягы вәкилләре ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов белән Россия-Швейцария эшлекле саммитына әзерлек кысаларында аеруча мөһим мизгелләрне һәм конкрет гамәлләр, Казан инфраструктурасының кунакларны кабул итүгә әзерлек дәрәҗәсе турында сөйләште.

Рөстәм Миңнеханов очрашуда катнашучыларны барысы да җентекләп әзерләнәчәк дип ышандырды һәм саммит кысаларында Казанда гына түгел, Татарстанның башка районнарында да кайбер чаралар планлаштырырга тәкъдим итте.

Хафиз Салихов сүзләренчә, Казанга эш сәфәре кысаларында Цюрих кантоны икътисади үсеш директоры Стефан Кукс һәм Швейцариянең чит ил инвестицияләре буенча агентлыгы директоры Ф.Хольцганг Россия-Швейцария эшлекле саммиты чараларын үткәрү өчен потенциаль объектлар белән танышты. Өстәвенә, Хафиз Салихов билгеләп узганча, Татарстан Хөкүмәте башлыгы белән очрашудан соң, С.Кукс һәм Ф.Хольцганг ТР Сәүдә һәм тышкы икътисади хезмәттәшлек министрлыгында саммит чаралары форматы турында җентекле фикер алышкан.

“Эшлекле саммит кысаларында Татарстан Россия һәм Швейцария вәкилләренә республиканың нефть химиясе кластерын, Татарстан территориясендә автокомпонентлы база үсеше перспективаларын, шулай ук “Алабуга” махсус икътисади зонасында бизнес үсеше мөмкинлекләрен тәкъдир итә, - дип хәбәр итте Хафиз Салихов. – Саммит ике як өчен дә файдалы хезмәттәшлекне тирәнәйтү юлында мөһим адым булачак”. ТР сәүдә һәм тышкы икътисади хезмәттәшлек министры сүзләренчә, бүген татарстан Хөкүмәте чит ил инвестицияләрен җәлеп итү һәм алга таба үзенең икътисади потенциалын үстерү өчен халыкара бизнес белән кооперация мөмкинлекләре белән кызыксына.

2006 елда Татарстан Республикасының тышкы сәүдә әйләнеше - 12,3 миллиард доллар, экспорт – 11,2 миллиард, импорт 1 миллиард доллардан артык тәшкил иткән. 2007 елның 1 гыйнварына республика икътисадында 1,79 миллиард доллар чит ил инвестицияләре җыелган.

2006 елда ТР Сәүдә һәм тышкы икътисади хезмәттәшлек министрлыгы катнашында 100дән артык республиканы тәкъдир итү, шул исәптән дөньяның эшлекле үзәкләре – Лондон, Цюрих һәм Пекинда зур күләмле чаралар оештырылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot