news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Татарстан Хөкүмәте изоляция вакытында махсус рөхсәт алу тәртибен раслады

Моның өчен махсус SMS-сервиста теркәлергә, кыска номерга хәбәр юлларга кирәк.

Татарстан Хөкүмәте изоляция вакытында махсус рөхсәт алу тәртибен раслады
архив

(Казан, 1 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин үз-үзеңне изоляцияләү чорында татарстанлыларга хәрәкәт итү хокукын бирә торган махсус рөхсәтләр алу тәртибен гамәлгә кертә торган карарга кул куйды.

Гражданин 2590 номерына SMS-хәбәр җибәрә (SMS бушлай). Анда түбәндәге текст булырга тиеш: теркәлү адресы#фамилия, исем, отчество#паспорт сериясе һәм номеры#адрес, фактик яшәү урыны#шәхси мәгълүматны эшкәртүгә рөхсәт бирү (мәсәлән, РЕГИСТРАЦИЯ#Иванов Иван Иванович#92199632506#Казань Нигматуллина 5 квартира 9

Гражданин 2590 номерына бушлай СМС җибәрә: РЕГИСТРАЦИЯ#Фамилия Имя Отчество#серия и номер паспорта#адрес фактического места проживания#Согласен(а) на обработку персональных данных (в качестве примера – РЕГИСТРАЦИЯ#Иванов Иван Иванович#92199632506#Казань Нигматуллина 5 квартира 9#Согласен(а) на обработку персональных данных

Игътибар! Соңрак рөхсәт алу тәрбите үзгәртелде. Хәзер рөхсәт алу өчен регистрация сүзеннән соң "рәшәткә" билгесе һәм паспорт номерын гына язарга кирәк. Мәсәлән: Регистрация#92199632506 Элекке рәвешчә текст җибәргән очракта да хата булмый.


Бу хәбәрне язу шәхси мәгълүматны эшкәртүгә рөхсәт бирүне белдерә.

Соңыннан 2590 номерына «ЦЕЛЬ» сүзе белән башлап, урамга чыгып йөрү максатларын язып җибәрергә кирәк.

Судка бару, балигъ булмаган баланы белем бирү оешмасына илтү, медицина яки ветеринария оешмасына бару, туганын җирләүдә катнашу, паспорт алу яки яңадан торгызу өчен рөхсәт алырга мөмкин. Моннан тыш, рөхсәтне дачага бару, почта һәм кредит оешмаларына бару өчен алырга мөмкин. Шулай ук рөхсәтне авыру туганнарына дару, азык-төлек һәм беренче чиратта кирәк булган әйберләр илтү яки аларга ярдәм күрсәтү өчен рәсмиләштерергә мөмкин.

Гражданин уникаль рөхсәт коды белән җавап SMS-хәбәр алса, хәрәкәт рөхсәт ителгән дип санала.

Әгәр сәламәтлеккә куркыныч янаган очракта ашыгыч медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать иткәндә, шулай ук азык-төлек сатып алырга кибеткә чыкканда, йорт хайваннарын урамда йөрткәндә, чүп түгәргә чыкканда, рөхсәт алырга кирәкми.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100